Перейти к содержимому

Пост канала

Татар ядкарьләре
  1. фото, видео

    Бүген, 21 октябрь көнне, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара Төрки академия академигы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Казан фольклористика мәктәбе вәкилләренең берсе, күренекле галим Фатих Урманчеевның тууына 90 ел уңаеннан оештырылган «Гуманитар фәннәр парадигмасында фольклор» дип аталган Халыкара конференция башланды. Әлеге конференция 23 октябрьга кадәр дәвам итәчәк. Чараның оештыручысы – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Конференция төрки, фин-угыр, монгол, славян һәм кавказ халыкларының фольклорын өйрәнүчеләрне бер залга җыя – биредә Россиянең 27 төбәге, шул исәптән Башкортостан, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия, Мордовия, Коми, Калмыкия, Алтай, Тыва, Бурятия, Төньяк Осетия һәм җиде чит ил (Абхазия, Венгрия, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һ.б.) академик институтларыннан килгән галимнәр чыгыш ясаячак. Конференция кысаларында 8 секция эш алып барачак. «Йола фольклоры: структура, семантика, символика» дип аталган секция эшендә «Татар ядкарьләре» хезмәткәрләре Җәүһәрова Фәнзилә Хәким кызы белән Брусько Зәлия Мансур кызының да чыгышлары планлаштырылган. #вакыйгалар

    Открыть в MAX
    Просмотры
    253
    ER
    0,8%
    Реакции
    2