Перейти к содержимому

Пост канала

Татар ядкарьләре
  1. видео, фото

    20 октябрь Хакасия тарихында мөһим көн. 1930 елның 20 октябрендә Хакас округы автоном өлкәгә әверелә. Автоном өлкә республика статусын 1991 елның 3 июлендә ала.   Хакасия бездән ерак, Көньяк Себердә, Саян таулары һәм Енисей буенда урнашкан. Башкаласы – Абакан. Әмма хакаслар белән татарлар арасында кызыклы тарихи бәйләнеш бар. Хакасларны элек «Минусинск татарлары», «Абакан татарлары», «Ачинск татарлары» дип йөрткәннәр. Хакас» атамасы XX гасыр башында рәсми этноним булып кабул ителә.   Иң кызыгы: хакаслар үзләрен элек «тадар» дип атаган. Хәзерге хакас мәдәниятендә дә «тадар тілі» дигән әйтелеш очрый, ягъни «хакас теле».  «Тадар» сүзе очраклы охшашлык түгел, нәкъ менә «татар» сүзенең хакасча формасы.   Хакаслар башлыча күчмә тормыш алып барган, аучылык, балык тоту белән шөгыльләнгән, аларда һөнәрчелек тә киң таралган булган. Хакаслар саны азаеп бара, хәзер алар 60 мең тирәсе, республикада алар 12 процент тирәсе генә.   Хакас теле төрки тел, әмма без бер-беребез белән озак аралашмый торып, ерагайганбыз, телләрдә аермалар шактый. Шулай да кайбер сүзләр татарчага бик якын. Мәсәлән, пір – бер, ікі – ике, ӱс – өч; хыс – кыз, оол – ул, угыл, палам – балам, хул – кул, кӱс – күз, ӱгрен- өйрән. Хакас алфавиты кириллицага нигезләнгән, ләкин үзгә хәрефләр белән. Ғ, Ӱ, Ӧ, Ӌ  кебек татар алфавитында булмаган хәрефләр кулланыла.   Элек тадарларның исемнәре башкача булган: Хоортай, Сагдай, Хапын, Пычон, Тойон, Эпсе. Соңрак, XIX гасырда рус дәүләтенә керү, православие таралу белән рус исемнәре киң тарала. Хакасларда рус исемнәре булса да, аларда әлегә кадәр традицион диннәре сакланып калган, алар ияләргә ышана, һәр тауның җирлекнең үз хуҗасы бар дип саный. Аларда югары дөнья (чаян чири), түбән дөнья (айна чири), урта дөнья дигән төшенчәләр бар.   Хакасларда нәсел төшенчәсе бик көчле. Нәсел-ыруны сӧӧк, ягъни «сөяк» дип атыйлар. Фамилияләр таралганчы кеше кайсы сӧӧккә каравын әйткән. Хәзерге фамилияләренең күбесе нәсел атамаларыннан чыккан: Тодышев, Карамчаков.   Бәйрәмнәрендә дә безгә таныш мотивлар бар. Чыл пазы – ел башы, хакас Яңа елы. Тун пайрам – беренче сөт, беренче айран бәйрәме. Анда милли уеннар, ярышлар, ат спорты, җыр-бию була. Форматы буенча Сабан туен хәтерләтә, әмма килеп чыгышы башка. Билгеле, хәзер хакаслар һәм татарлар ике аерым халык. Шулай да уртак төрки тамыр, тарихи атамалар һәм кайбер мәдәни охшашлыклар безне якынайта. 1. Хакас милли биюе 2. Хакас ансамбле милли җыр башкара 3-5. Хакаслар 6. Хакасларның традицион йорт-тирмәсе 7. Хакасия башкаласы Абаканда борынгы хәрбигә һәйкәл 8. Абакан калкулыклар итәгендә утыра

    Смотреть в MAXОткрыть в MAX
    Просмотры
    214
    ER
    3,3%
    Реакции
    7