Пост канала
- фото
Шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Заһидә Хөсәен кызы Бурнашева (Гыйффәт туташ)(19.10.1895-05.11.1977). #бу_көн_туган_көн 1914-1915 елларда шигырьләре Гыйффәт туташ исеме белән басылган һәм әдәби җәмәгатьчелекнең бик югары бәясен алган Заһидә Бурнашева язмышы үтә дә гыйбрәтле... З.Бурнашева үзенең аянычлы язмышы хакында киң җәмәгатьчелеккә шушы рәвешчә хәбәр итә: «Минем гөнаһсызлыгымны, языксызга вәзалиманә бер сурәттә түктерелгән күз яшьләремне күрә торып та, минем залимнәр тырнагы арасында чытырдавымны ишетеп тә, миңа Әҗе тарафындан бер мәрхәмәт иясе чыгып, үзенең шәхси мәнфәгатьләрендән, шкурасындан вөҗдан вә инсаниятне артык күрүче табылмагач, үземнең рәнҗетелгән йөрәгемне, мәзлуманә түгелгән яшьләремне матбугат аркылы милләткә аңлатып, үзенең хаксызга җәберләнгән вә уку юлында бу кадәр җәһәннәм газаплары күргән бер кызын химайәгә милләтне чакырам». Хаттан өзек кенә дә заманына күрә кызның үтә кыюлыгын, эшчәнлегенең, беренче чиратта, милләт язмышына юнәлтелгәнлеген күрсәтеп тора. Татар дөньясының алдынгы көчләре шагыйрәгә барлык яктан, шул исәптән, иҗади планда да ярдәм кулы сузалар һәм«Гыйффәт туташ шигырьләре» исеме астында аның бер-бер артлы өч җыентыгын бастырып чыгаралар. Милләттәш хатын-кызларының аянычлы тормышын үтә реалистик һәм җанга үтемле сурәтләр аркылы тасвирлаган әлеге әсәрләр шул заман укучысы арасында гаять зур популярлык казана. Рифә Рахман
Открыть в MAX- Просмотры
- 238
- ER
- 4,6%
- Реакции
- 11