Пост канала
- видео, фото
Бу фильм белән бергә телебезгә хәтта яңа сүзләр килеп керде. Әйтик, ГАЗ-3307 автомобилен “Изаура”, дача йортларын – “фазенда”, җир кишәрлеген – “плантация”, авыр хезмәтне - “плантациядә шикәр камышы әзерләү” дип атап йөртә башладылар. Сүз билгеле, “Рабыня Изаура” фильмы турында бара. 38 ел элек, 1988 елның 16 октябрендә Советлар Союзында беренче латин америкасы сериалы - “Рабыня Изаура” күрсәтелә башлый. Беренче серияләреннән үк ул искиткеч популяр була. Фильм башлануга урамнар бушап кала. Хәтта чиратларда кешеләр калмый. Изаура турында заманында әллә никадәр мәзәкләр чыкты, сериал башланганда уйнаган музыканы көйләп тә йөриләр иде әле. Соңрак мондый типтагы башка сериаллар күп булды – “Байлар да елый”, “Просто Мария”, “Санта-Барбара”, аларны “сабын опералары” (мыльная опера) дип йөртә башладылар. Португал телендә төшерелгән фильмны карап, моңа кадәр ишетелмәгән исемнәр - Жануария, Мигел, Леонсиолар телгә керә. Фильм белән хыялланган гаиләләр кызларына Изаура дип исем куша башлый. Андыйлар Татарстанда да бар. Берничә ел элек Яшел Үзәндә яшәүче бер Изаураның үз исемен Заурага алыштыруы турында хәбәр дә чыккан иде. Фильмның төп герое – кол кыз Изаура. Ул бик матур да, бик акыллы да була, киң күңелле шикәр плантациясе хуҗасы кызны шикәр камышы ташудан азат итә, үләр алдыннан аңа ирек бирә. Плантациягә хуҗа булып калган улы Леонсио Изаураны үзенеке итмәкче була. Горур кыз бу мәхәббәтне кире кага. Леонсио кызны үзенә каратмакчы булып әллә ниләр кылана, кызны плантациядә эшләтә, камчы белән суктыра – барып чыкмый. Ахырдан ул бөлә, фазенданың яңа хуҗасы Альваро бөтен колларны азат итә дә Изаурага өйләнә һәм алар бик бәхетле гомер кичерә башлыйлар. Фильмга төшкәндә Изаура ролендәге Луселия Сантоска 19 яшь була. Быел исә Луселия Сантос КазанФорумга килде,”Хатын-кыз карашы” дигән очрашуда чыгыш ясады, Зәңгәр күлдә коенды. “Изаура” Казанны да, анда яшәүчеләрне дә бик ошатуын сөйләде.Россия хатын-кызлары турында фильм төшерергә теләге барлыгын әйтте. Луселия Сантос хәзер инде үзе режиссер, әмма фильмнарда инде сирәк төшә. Ул ике тапкыр кияүгә чыга, хәзер ялгыз. Педро исемле улы бар. Хәзер Португалиядә яши. Бразилиядә бу сериал 1976 елда төшерелә, Советлар Союзына килеп җиткәнче ул 80 илдә күрсәтелә, безнең илдә генә түгел, күп илләрдә зур уңыш белән уза. Әйтик,фильмның төп героинясы – Изаура ролендәге Луселия Сантоска Кытай телевидениесенең төп премиясен - “Алтын бөркет”не тапшыралар. Тәнкыйтьчеләр фильмның искиткеч популяр булуының берничә сәбәптә күрәләр. Беренчедән, бу “тимер пәрдә” ачылган вакыт, сериалда бөтенләй ят дөнья күрсәтелә. Бу – беренче “сабын операсы”. Геройлар матур, истә калырлык, темасы мәңгелек матур хыял – бай принцның ярлы кызына гашыйк булуы турында. Фото-видеоларда: фильм башлангандагы кадрлар, Луселия Сантос Казанда, фильмнан кадрлар
Открыть в MAX- Просмотры
- 1 325
- ER
- 0,1%
- Реакции
- 1