Пост канала
- фото
🗓️Бүген, 14 октябрь, халык календаре буенча Покрау көне. Элек-электән бабаларыбыз бу көн белән кыш җитүен фаразлаганнар: "Покрау үтте - кыш җитте" дия торган булганнар. Табигатьнең кырыслануын, көзнең кышка алмашуын күрсәтер өчен тагын әллә никадәр мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар булдырганнар алар. Мәсәлән, "Покрауда төшкә кадәр көз, ә төштән соң кыш", "Покрауда кар күренер", "Покраудан элек кырау төшсә, көз озак килер", "Покраудан элек кар күренсә, ел иртә килер". 📌Бүгенге көн торышын исәпкә алсак, бабаларыбызның кыш җитүен белдерүче сынамышлары Покрау көненә бер дә туры килми, шулай бит?
Открыть в MAX- Просмотры
- 257
- ER
- —
- Реакции
- —