Перейти к содержимому

Пост канала

Татар ядкарьләре
  1. видео

    Җәваһирә Сәлахова башкаруында “Аллы-гөлле гөлчәчәк” җыры.   Җәваһирә Сәлах кызы Сәлахова 1925 елның 1 октябрендә Балтач районының Түбән Кенә авылында унынчы, төпчек бала булып туа. Арча районы Апаз авылында укый, мәктәптә чагында ук авылдашларын моңлы тавышы белән сокландыра. 1939 елда Казан музыка училищесына укырга керә. 1941 елда Мәскәүдә узачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерләнгәндә, аның тавышына игътибар итеп, Татар дәүләт филармониясенә чакыралар. Ул филармониядә кырык елдан артык эшли.   1941 елда, сугыш башлану сәбәпле, декада узмый, ул нибары 15 елдан соң гына – 1956 елда үткәрелә. Җәваһирә Сәлахова ул чактагы хыялын тормышка ашыра ала – ул искиткеч чыгыш ясап, “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.   Бөек Ватан сугышы елларында фронт концерт бригадасы составында эшли. Барлыгы 148 концерт куя,  шуларның 115е - алгы сызыкта. Ул бу хакта болай искә ала: “Фронтка китәр алдыннан Мәскәүдә безне тыңлаганнан соң, Брянск фронтына, Курски-Орел ягына җибәрделәр. Шулай итеп, без 1 майны фронтта – сугышчылар алдында каршыладык.Ул яклар каен урманнарына бай иде. Урман солдат-сугышчыларның өе булган кебек, урмандагы блиндажлар – безнең өйгә һәм урман – клубка, ә йөк машиналары сәхнәгә әверелде. Сугышчыларның артистларны нинди күтәренке рух белән каршы алуларын сүз белән генә аңлатуы бик кыен. Без Татарстаннан килгән һәрбер милләт кешесе өчен аларның иң якын туганнары кебек булдык. Бригадада 10 кеше идек. Безне фронттагылар «үзебезнең артистларыбыз» дип йөртәләр иде. Бригадалар, гадәттә, фронтка 45 көнгә җибәрелә иде, ә без 69 көн – ике срок диярлек булдык”. (“Безнең мирас” журналыннан).   Җәваһирә Сәләхова милли җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә. Җырчының репертуарын, башлыча, татар халык җырлары («Галиябану», «Зөләйха», «Мәрфуга», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү» һ.б.), Татарстан композиторларының (С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, Н.Җиһанов һ.б.) җырлары һәм операларыннан, музыкаль комедияләрдән арияләр; башкорт халык җырлары, башкорт композиторларының вокаль әсәрләре тәшкил итә. Татар сәхнәсендә беренче булып дуэт җырлаучылар дип Җәваһирә Сәлахова һәм Рәшит Ваһаповны атыйлар.   Җәваһирә Сәләхова гомеренең соңгы елларын Мәскәүдәге кызы гаиләсендә үткәрә, 2009 елның 24 декабрендә вафат була, Казанда җирләнә.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    228
    ER
    4,8%
    Реакции
    11