Перейти к содержимому

Пост канала

Татар ядкарьләре
  1. фото

    Чәк-чәк дип язаргамы, чәкчәкме? Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексокография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров "Сүзлекче язмалары" телеграм-каналында аңлата: ЧӘКЧӘК // ЧӘК-ЧӘК Татарның иң затлы ризыгы ни дип сорасаң, мөгаен, бүген күбесе "чәкчәк" дип җавап бирер кебек. Чәкчәк белән сыйланырга да, сыйларга да чынлап та яратабыз. Тик менә бу ашамлыкны белдергән сүзнең язылышы кайчакта кыенлык тудыра. Еш кына сүзнең язылышын ачыклар өчен, аның килеп чыгышын белергә кирәк. Чәкчәк сүзе безгә фарсы теленнән килгән, ул фарсыча чäкчäки, ягъни «тамчылы ашамлык» дигәнне белдерә. Бу сүзнең төбендә чäкэчäк – «тамчы-тамчы» дигән сүз ята икән. Кызык, кайбер якларда татарлар әлеге затлы ризыкны чәкчәки, чәкчәги дип йөртәләр. Аларның шулай диюләре чыганак телгә якынрак булып чыга. Кайбер вакытларда бу сүзне доң-доң, дер-дер, зыр-зыр, кар-кар кебек сүзләрнең язылышына карап язгалыйлар. Бу дөрес булмый, чөнки чәкчәк сүзе ияртем түгел, ул сызыкчасыз язылырга тиеш. Аңа охшаш башка сүзләрнең барысын да без сызыкчасыз язабыз: зәмзәм, былбыл, һөдһөд, балбал, тартар һ. б. ш. Шунысы да бар: бертөрле яңгыраган ике сүз кайчакта төрлечә языла, чөнки ике сүз төркеменә карый. Мәсәлән, өзек-өзек су тамган авазны белдергән пыт-пыт – ияртем, ә кечкенә тракторны атый торган пытпыт сүзе – исем, бер кош чыгара торган авазны белдергән тар-тар – ияртем, ә шундый тавыш чыгарган кошның үзе – тартар – исем.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    235
    ER
    3,0%
    Реакции
    7