Перейти к содержимому

Пост канала

Татар ядкарьләре
  1. видео

    Композитор Исмай Шәмсетдинов иҗат иткән җырларның берсе - Таһир Якупов башкаруында “Чайкала иген кырлары” җыры. Галимҗан Латыйп сүзләре.   Татарстанның халык артисты Исмай (Исмәгыйль) Гайнетдин улы Шәмсетдинов 1910 елның 29 сентябрендә Серов шәһәрендә (ул чакта – Пермь губернасының Надеждинск шәһәре) туа. 16 яшеннән заводта эшли, аннары фабрика-завод мәктәбен тәмамлый. 1930 елда Казанга килә, шофер булып эшли, радиокомитетның һәвәскәр сәнгать үзешчәнлеге белән җитәкчелек итә. Казан музыка училищесына укырга керә. Укып бетерүгә үк сугышка китеп бара. Ленинград фронтында хезмәт иткән вакытта аягын өшетә, аның аяк бармакларын кисәләр. Госпитальдән соң 1945 елга кадәр шофер булып хезмәт итә, Берлинга кадәр барып җитә.   Сугыштан кайткач, Нәҗип Җиһанов киңәше белән Казан дәүләт консерваториясендә укый. Аннары Татарстан радиосында музыкаль мөхәррир, режиссер булып эшли. 1982 елда вафат була.   Исмай Шәмсетдинов уен кораллары өчен маршлар, арияләр иҗат итә. Шактый җырлар да иҗат итә. “Язлар җитсә”, “Йөр син безнең урамнарда”, “Чайкала иген кырлары”, “Мәңге яшь кала”, “Чыршы, чыршы без сине...” кебек җырлары әле дә җырлана.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    247
    ER
    2,0%
    Реакции
    5