Перейти к содержимому

Пост канала

Татар ядкарьләре
  1. видео

    Тирә-юнебез табигатендә әллә нинди үзенчәлекле күренешләргә тап буласың. Мүкле тау битеннән бәреп чыккан чишмә - шундый урыннарның берсе. Без аны Кукмара районы Төркәш авылында төшердек. Тау битенә ябышып үсә торган әлеге мүк экологиясе чиста һәм җире ташлы яисә комлы булган территорияләрдә генә үсә ала. Аны ирландия мүге дип атыйлар. Болай аталуның сәбәбе - әлеге үсемлекнең күпләп Ирландия җирлегендә үсүе. Ул безнең җирлекләрдә сирәк очрый торган үсемлек буларак билгеле. Ничек кенә булмасын, һәр авылның үзенә генә хас табигате, шул табигатькә генә яраклашып үсә торган үсемлекләре була. Без бүген тәкъдим иткән мүк тә шундыйлар рәтендә. Ул - бүгенге Төркәш авылының үзгә бер бизәге, башкалардан аермасы. #әйләнә_тирәбез.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    271
    ER
    2,6%
    Реакции
    7