Пост канала
- видео
Кукмара районы Чокырча (официаль исеме Аман Оштырма) авылында Раниф абый Шәрипов һәм аның хатыны Дамира апа белән туган якларын күреп килү сәфәре вакытында матур тәрәзә йөзлекләре белән аерылып торучы бер йортны видеога төшердек. Чокырча авылында туып шунда гомер кичерүче Хәмит абый Таҗетдинов бу аерманың сәбәбен әлеге йөзлекләрне 1950 - 1960 елларда районның Өскебаш авылы осталары эшләгән булуы белән аңлатты. Безне бу матурлык үзенә бик җәлеп итте һәм Өскебаш авылында да әлеге осталар яисә оста ясаган йөзлекләр сакландымы икән дигән сорау тудырды. Хөрмәтле язучыларыбыз, бәлки сезнең ярдәм белән бу сорауга җавап таба алырбыз. Алай болай сезнең авылда шушы типтагы тәрәзә йөзлекләре сакланган булса, аларның фотоларын җибәрә алмассыз микән? Без фотолы җавапларыгызга бик шат булыр идек. #халык_бизәкләре
Открыть в MAX- Просмотры
- 1 195
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 9