Пост канала
- фото
1870 елның 7 нче сентябрендә күренекле рус язучысы Александр Иванович Куприн туган. Туган авылы – хәзерге Пенза өлкәсе Наровчат (татарча – Наручат) авылы. Авылның элекке атамасы – Мухша, Алтын Урда чорында бу авыл җирләрендә шундый атамалы борынгы шәһәр була. Куприн үзенең борынгы татар морзалары нәселеннән икәнен гел искәртеп килә, автобиографик романында үзенең нәселе Касыйм ханнарына барып тоташуы хакында яза. Купринның әнисе Колынчак морзаларыннан. Аның әнисе Любовь Алексеевна катнаш гаиләдә туган була. Әмма Куприн аны “Татар принцессасы” дип атый. Язучының чордашлары истәлекләренә караганда, Куприн татар чыгышы белән бик горурланган. “Колынчак” сүзенең “бер яшьлек тай” икәнен дә яхшы белгән. Куприн үзенә тугра да уйлап таба – яшел фондагы алтын ат. Тәхәллүс итеп “Али-хан” исемен алган чоры да була. Галим Искәндәр Абдуллин 1987 елда Пенза якларына барып, Колынчаклар нәселен тикшерә. Колынчак Еникеев атлы гаскәре белән Явыз Иван гаскәрендә булган, Рус дәүләтенең көньяк чикләрен саклау өчен җаваплы булган. 1577 елда патша әмере белән Колынчакка яхшы хезмәте өчен үзенә бирелгән җирләрдән ясак җыю хокукы бирелә. Билгеле булганча, 17-18 гасырда йомышлы морзаларга сословиеләрен, җирләрен саклап калу өчен православие кабул итәргә кирәк була. Бу әмерне үтәмәүчеләр җирләреннән колак кага, андыйларны “чабаталы морзалар” дип йөртә башлыйлар. Галим хезмәтеннән күренгәнчә, 18 гасырда Котлымөхәммәт морза Колынчаковның улы православие кабул итә һәм Федор исемен кабул итә. Ә Федорның ике улы – Рәҗәп һәм Ибрай әтиләренең бу адымын кабул итми – җирләрен югалтып, имана түләүче крестьяннарга әйләнә. Православие кабул иткән нәсел йомгагының бер вәкиле исә Куприн. Искәндәр Абдуллин архивта казынып, Александр Куприн белән Әмирхан Еникинең менә шушы бер нәселгә барып тоташуын ачыклый. ”Гади кешеләрнең эчке дөньясын, нечкә лиризм, салмак тел белән сурәтли алу куәсенә бер үк дәрәҗәдә ия булган рус язучысы Александр Куприн белән татар әдибе Әмирхан Еники шулай итеп йомышлы татар кенәзе Еникинең ерак оныклары булып чыгалар” дип яза галим. Куприн әсәрләрендә татарлар турында шактый яза, мактап телгә ала. Әйтик, “Последние рыцари” әсәрендә мондый юллар бар: “Отличный народ татары; все они честны, верны слову, опрятны, смелы, прекрасные, прирожденные всадники и первоклассные воины”.
Открыть в MAX- Просмотры
- 244
- ER
- 3,3%
- Реакции
- 8