Перейти к содержимому

Пост канала

Татар ядкарьләре
  1. фото

    Михаил Худяков – татарны яла-нахаклардан аралап, аның дөрес тарихын язган рус тарихчысы. Ул 1894 елның 3/15 сентябрендә Малмыж шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Малмыж тирәсендә яшәгән мәгърифәтле, бай татар авылларындагы халык белән ул кечкенәдән кызыксына башлый, Казан гимназиясендә укыган студент елларында шул авылларга өйрәнеп, фольклор җыя. Казан университетында укыгында Болгар, Биләргә археологик экспедицияләргә бара. Аннары ул Казан мәктәпләрендә эшли, Октябрь инкыйлабыннан соң Татарстан Халык мәгариф комиссариатында, Шәрык академиясендә музейда эшли һәм анда милли-тарихи бүлек оештыра. 1925 елда ул “Общество Татароведения” иҗтимагый оешмасын төзи. Бу оешмаларда эшләгәндә ул татарның тарихы турында докладлар ясый, археологик карталар төзи. 1923 елда аның иң күренекле хезмәтләренең берсе – “Очерки по истории Казанского ханства” китабы дөнья күрә. Бу китабы зур шау-шу куптара, чөнки анда татар тарихына моңа кадәр булмаганча бәя бирелә. Моңа кадәр татар тарихы бары тик рус тарихы призмасыннан гына каралса, Михаил Худяков, рус тарихчыларыннан беренче булып, вакыйгаларга татар халкы ягыннан бәя бирә, әмма объективлыкны югалтмый. Мирсәет Солтангалиев милләтчелектә гаепләнеп, вазифасыннан куылгач, Худяков Казаннан Ленинградка күченә һәм китапханәдә эшли башлый. Чуваш, удмурт халкы фольклорын өйрәнә. 1936 елда ул докторлык диссертациясен яклый һәм шул ук елны кулга да алына. “Троцкийчылыкта” гаепләнә, 19 декабрьдә үлем җәзасына хөкем ителә һәм шул ук көнне Ленинградта атып үтерелә. Китаплары китапханәләрдән алына. Шунысы кызык, 1950 елда ИЯЛИ галиме Шамил Мөхәммәдьяров Худяков хезмәтләрен фәнни әйләнешкә кертә. Китапны, үзен саклау өчен ул бу хезмәтләрне “кайвакыт тупас ялгыш фикер йөртә торган иске буржуаз тарихи өйрәнүләр” дип тәкъдим итә. 1957 елда Михал Худяков реабилитацияләнә, әмма 80 елларның азагына кадәр аның хезмәтләре бары тик галимнәргә генә билгеле була. Галимнең хезмәтләрен татар халкына “Идел” журналы кайтара – 1989 елда Худяков китабыннан өзекләр журналда басыла. 2005 елда Вахитов районындагы кечкенә генә урамга (Мәскәү һәм Тукай урамнары арасында) Михаил Худяков исеме бирелә. Бу урамда Тихвин чиркәве урнашкан. Тарихчылардан Николай Фирсов (аерым искәрмәләр белән), Сергей Быковский Михаил Худяков хезмәтләрен югары бәяли. МПГУ профессоры, тарихчы Владимир Волков, Сергей Порфирьевлар Худяковның тарихка “татарлар ягыннан” каравын әйткән. Тарихчы Әнвән Аксанов әйтүенчә, Михаил Худяковка кадәр Казан ханлыгына Алтын Урданың “паразит калдыгы” дип караганнар. Ә ул беренче тапкыр Казан ханлыгын аерым мөселман, татар дәүләте буларак тасвирлый. Ул дәүләтнең үсеш дәрәҗәсе шул чордагы дәүләтләрдән түбән булмавын, аның югары мәдәнияте, Мәскәү кенәзлекләренә тәэсир итәрдән көчле сәясәте булуын күрсәтә. Ул аның дәүләт төзелешен, икътисадын, мәгарифен өйрәнә, архитектурасын сурәтли. Моңа кадәр Казан ханлыгы Мәскәүгә һөҗүм итәргә генә торган “кыргый Урда калдыгы” дип каралса, Худяков моның алай түгел икәнен исбатлый. Еш кына Михаил Худяковны “татар дөньясы тарихын өйрәнгән беренче татар тарихчысы” дип тәкъдим итәләр. Әнвәр Аксанов болай түгел икәнен Худяковның үзенә сылтама белән күрсәтә: тарихчы хезмәтләрендә Вельяминов-Зернов хезмәтләренә сылтамалар белән яза.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    235
    ER
    3,8%
    Реакции
    9