Перейти к содержимому

Пост канала

Татар ядкарьләре
  1. фото

    Барыбер, барыбер, барыбер Бу дөньяда Караңгыдан якты күбрәк: Тузаннарны басып, әнә, яңгыр ява, Җирне керендереп, күкрәп. Яшеннәрдән сибелә якты очкын, Очкыннардан ялкын кабына; Шушы көннән башлап, мәҗүсидәй, Мин Су белән Утка табынам. Шуңа, бәлкем, төнем көннән якты, — Энә табып була төнемдә; Ә көнемдә?! — Аллы-гөлле чәчәкләргә кунып, Күбәләкләр уйный көнемдә. ...Шундый көндә килеп кер син миңа, Иң бәхетле, якты иртәмдә. (Юраган юш килә — кунак көтеп, Песи юынып утыра идәндә.) Һич тә тартынмый кер! — төкле аягың белән! — Синең карамакта гүрнәчәм; Кара ипи, салкын чишмә суы Сыем булыр, гаеп күрмәсәң Әзер сиңа, — көткән кунагым син! — Якты чырай, кара икмәгем; Офтанма да, шикләнмә дә, дустым, Авыр чакта чит-ят итмәмен. Ышан миңа: Барыбер, барыбер, барыбер Бу дөньяда Караңгыдан якты күбрәк; Кара, әнә: Җәйге яңгыр — җылы яңгыр ява, Җирне керендереп, күкрәп. ...Күз алдымда — биниһая киңлек, Шатлык белән тулы күкрәк. #бу_көн_көн_көн Татар шагыйре, журналист, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наис Гамбәр (25.08.1947-04.05.2005).

    Открыть в MAX
    Просмотры
    321
    ER
    2,2%
    Реакции
    7