Перейти к содержимому

Пост канала

Татар ядкарьләре
  1. фото

    Бала чакта бары да ерак була: Ерак иде басу капкасы, Әллә кайда иде күрше авыл, Ничек кенә урап кайтасы! Үсеп җитеп булмас кебек иде... Интекмәдек озак баш ватып. Без түш белән шуып чыгып киттек Бала чактан... капка аслатып. Тик бер генә карамакчы идек Офыкларны авыл читеннән, Түбәләр дә инде күренмиләр... Ераккарак, ахры, кителгән. Хәтердәге җепнең бер башыннан Шул бала чак һаман тарткалар, Йөгереп кире кайтыр идек тә бит - Эчтән бикле калды капкалар! Харрас Әюп #бу_көн_туган_көн #татар_акылы

    Открыть в MAX
    Просмотры
    933
    ER
    1,5%
    Реакции
    14