Перейти к содержимому

Пост канала

Татар ядкарьләре
  1. фото

    Бүген 91 нче яшендә татар халкының гореф-гадәтләрен, бигрәк тә йола иҗатын, бәйрәмнәрен өйрәнгән галимә, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәүфә Кәрим кызы Уразманова бакыйга күчте. 😌 🔻Рәүфә Кәримовна татар этнографик мәктәбенең күренекле вәкилләренең берсе, 1960-1990 елларгача татар халкының этнографик атласын төзүгә бәйле оештырылган фәнни экспедицияләрдә катнашып, уникаль этнографик фактлар туплауда катнашкан кеше. 🔻Шулар нәтиҗәсендә бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган "Обряды и праздники татар Поволжья и Урала. (Годовой цикл. ХIХ и нач. ХХ вв.), 2001), "Праздничная культура и культура праздников татар. ХIХ и нач. ХХ вв.)" (Наб. Челны, 2013; Казань, 2014) кебек фәнни хезмәтләр һәм авторлар коллективы белән әзерләп, төп фәнни редактор буларак чыгыш ясаган авторы."Татары. (Серия народы и культура), Москва: Наука, 2001) китабы авторы. 🔻Болардан тыш татар традицион мәдәниятенең ислам белән керешүе мәсьәләләрен беренчеләрдән булып өйрәнгән, әлеге өлкәгә бәйле эзләнүләрнең фәнни инструментларын булдырган шәхес. Рәүфә апаның якыннары кайгысын уртаклашабыз һәм рухы шат, авыр туфрагы җиңел булсын дибез. 🤲 Хушлашу марәсиме иртәгә 21.08.2026 көнне иртәнге сәг. 10.00 дә Казанның Себер тракты урамы, 31А йортта була. (22.02.1936- 20.08.2026)

    Открыть в MAX
    Просмотры
    305
    ER
    2,3%
    Реакции
    7