Пост канала
- видео
–Бәхет ни ул? Бәхет өчен күп кирәкме?– Җавап эзлим, үткәннәргә карыймын да. –Әниемнең мин – кызына җан өрүе, Яратуы, ятканда ук карынында. –Бәхет кайда? Бәхет өчен күп кирәкме?– Дип сорадым яшьлегемнең таңнарыннан. –Тиң яр булса, сайлаганың юлдаш итеп,– Гомереңнең һич курыкма саннарыннан... –Бәхет ни ул? Бәхет өчен күп кирәкме?– Уйга чумдым, туктадым да юлларымда. –Саулык бирсә Ходам, әгәр якыннарым Булса янда, агылырлар җырларым да. Бәхет телик, бәхет бирик, бәхет җитсен Әниләргә, балаларга, җан дусларга. Беркемне дә бәхетеннән мәхрүм итмик, Бәхет булыйк бу дөньяда якыннарга. #бу_көн_туган_көн Халкыбызның яраткан җырчысы, моң иясе Зәйнәп Фәрхетдинова
Открыть в MAX- Просмотры
- 526
- ER
- 1,9%
- Реакции
- 10