Пост канала
- фото
1912 елда Полтава губернасы Кече Перещепин авылы янында ике көтүче малай очраклы рәвештә алтын савыт табып ала. Хәзинә бик зур була: 800 гә якын алтын-көмеш әйберләр, савытлар, каптыргычлар, калаклар, браслетлар, алкалар, тәңкәләр, византия акчалары – барлыгы 25 кило алтын, 50 кило көмеш әйберләре табыла. Билгеле, бу уникаль хәзинә галимнәр арасында зур бәхәсләр тудыра: кем калдырган байлык бу, кем каберлеге булырга мөмкин монда? Перещепин хәзинәсен өйрәнгән немец галиме Йоган Вернер, 1984 елда шундый нәтиҗәгә килә: биредә, VII гасырда Болгар дәүләте белән хакимлек иткән Кубрат хан каберлеге. Хәзинә бүгенге көндә Петербургта Дәүләт Эрмитажында саклана, аның фондыннан кайбер экспозицияләр берничә мәртәбә Казанда да күрсәтелә. Бүген җирнең гаҗәеп зур мәдәни катламнарына кечкенә генә көрәк, кәйлә, пәке, пычак кебек вак кына кораллар белән төшеп, ерак тарихны ачучы фидакарь затлар - археологлар көне. Котлыйбыз!
Открыть в MAX- Просмотры
- 450
- ER
- 1,8%
- Реакции
- 8