Пост канала
- фото, видео
Беркөнне Гөлшат Зәйнашева яныма килде дә: «Син композитор икән бит. Менә бу шигырьгә көй язып кара әле», – дип, бер текст бирде. «Бөтен нәрсә сине хәтерләтә» дип атала иде ул. Кызганыч, бу җыр тыңлаучыга тиз генә барып ирешә алмады, артык депрессив, дип, худсоветтан уздырмадылар. Татар эстрадасы өчен язылган беренче җырым иде ул. Күп тә үтмәде, Фирая Зыятдинова белән аралашып киттек, ул үзенең бер шигырен бирде. Талантлы шагыйрә, гаҗәеп матур кеше иде Фирая ханым! Ул арада Марсель Галиев та ике шигырь алып килгән. Берсе – «Су буеннан әнкәй кайтып килә», икенчесе – «Кайту» дип атала. Бу өч текстка да көй яздым. Кемгә биреп карарга икән, дип уйланып йөргәндә, талантлы егет, дип, Марсель Айдар Фәйзрахмановны тәкъдим итте. Айдарның да әле сәхнәдә күренә генә башлаган еллары, аның җырлаганын моңарчы ишеткәнем юк иде. «Мин сине шундый сагындым» һәм «Су буеннан әнкәй кайтып килә» дигән ике җырны аңа бирергә булдык. Язуын яздым, тик беренчесенең көе ничектер артык гади килеп чыкты шикелле. Үзем студиягә җыр яздырырга барам, үзем: «Егетләр көләр инде, бигрәк примитив җыр язган диярләр», – дип оялам. Җырда саксофон тавышы да яңгырап китәргә тиеш. Саксофонда уйнарга талантлы музыкант Илгиз Мәһдиевне чакырдык. Ул чорларда җырларны ике көн яздыралар иде. Беренче көнне – җырның көе, икенче көнне тавыш яздырыла. 7 мартта студиягә җырның сүзләрен яздырырга килдек. Мин примитив дип уйлаган көйнең Айдар Фәйзрахманов башкаруында бөтенләй икенче төрле яңгыравын ишетеп таң калдым. Шундый җылы, ягымлы итеп башкарды ул аны! Гади генә җырны да җанга үтеп керә алырлык итеп җырлап була икән, дип уйлаганым истә. Без җыр яздырган арада студиягә радиокомитетның председателе Илгиз Хәйруллин килеп керде. Керде, бераз тыңлап торды. Күреп торам, җыр аңа да ошады. «Иртәгә хатын-кызлар бәйрәме. Икесен дә эфирга бирегез!» – дип чыгып китте. Шулай итеп, бу җыр-лар худсовет аша узмый гына халыкка тәкъдим ителде. Беренче булып худсовет тыңласа, алар тамашачыга тиз генә барып ирешмәсләр иде, мөгаен. Ул вакытта патриотик рухтагыларга өстенлек бирелә иде бит. Өстәвенә, мин башлап язучы композитор, халыкка танылырга ул кадәр кем әле, диярләр иде, бәлки. Соңрак барыбер худсовет карады аны, һәм берсүзсез кабул да итте. Кабул итми хәлләре дә юк: радиокомитет рәисе ошаткан, эфирда яңгыраган, инде халык отып алып җырлый да башлаган...( Чыганак:Сөембикә журналы) #бу_көн_туган_көн 500 дән артык җыр, егерме биш спектакльгә язылган көй, симфоник һәм камера-инструменталь әсәрләр авторы, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Луиза Батыр -Болгари
Открыть в MAX- Просмотры
- 515
- ER
- 1,6%
- Реакции
- 8