Пост канала
- фото
Телебездән төшеп калучы сүзләрне барлауны дәвам итеп, бүген такыя сүзенә тукталырбыз. Без бүген дә болын чәчәкләреннән үрелеп ясалган баш бизәгечен белдергәндә такыя сүзен шактый иркен кулланабыз. Ә менә аның башлап, кызлар баш киемен белдерү эчтәлегендә барлык сөйләшләребездә дә кулланылуын бөтенләй онытканбыз. Шул ук вакытта такыя белән калфак сүзләрен синонимнар дип тә карарга ярамый. Такыя кыяфәте белән түбәтәйгә тартым. Ул - түбәле баш киеме. Аны укалар, тәңкәләр белән дә бизи торган булганнар. Бу сүз чыгышы белән гарәп теленеке. Бездә аның такыя/тәкыя фонетик вариантлары да кулланылган. Такыяне хатын-кыз исеме буларак та очратырга мөмкин. Без бүген билгеләгән эчтәлеген әдәби әсәрләрдән дә, халык авыз иҗатын үрнәкләреннән дә күреп була. Мәсәлән, "Хәтфә калфаклар, чигелгән кәләпүшләр, укалы такыялар - Һәммәсе Казаннан килеп, Мәскәүдә сатылалар". (Шакир Мөхәммәдев). Ай-һай такыясын талга элеп Тал тирбәтә диләр кыз бала. Туган-үскән җирен ташлап киткәч, Җирсеп елый диләр кыз бала. #тарихи_сүз #архаик_сүз
Открыть в MAX- Просмотры
- 344
- ER
- 0,9%
- Реакции
- 3