Пост канала
- фото
🐴Атларга багышланган чыгарылышыбызны бүген "татар аты" токымы турындагы сүзебез белән дәвам итәбез. 🐴Татар аты дип, токым башы борынгы Монгол империясенә нигез салучы Чыңгызхан юргаларына барып тоташкан атларга әйтәләр. Заманында алар көтүләре белән Бөек Болгар далаларында утлап йөргән, гасырлар дәвамында татарларның аерылгысыз юлдашы булып килгән. Ләкин тора-бара татар юргалары халкыбыз яшәгән төбәкләрдән тулысынча диярлек юкка чыга. 🐴Тарихи чыганаклар татар атларының безнең эраның беренче меңьеллыгында ук билгеле булганы турында сөйли. Алар турында борынгы кытайлар «күк атлары» дигән язмалар калдырган, чөнки бу атлар ул вакыттагы башка атлардан гадәти булмаган төсләре белән аерылып торган. Татар атлары тәбәнәгрәк буйлы (биеклеге – 135-140 см чамасы), киң күкрәкле, тыгыз тәнле, алтынсу-сары төстәге ял-койрыклы, авырлыгы 400 кг җитүчән атлар. Алар үзләренең талымсыз һәм гаять чыдам булуы белән аерылып торганнар. Мәсәлән, гарәп юртаклары күп дигәндә 2-7 км араны чабып үтсә, татар юргасы көнгә 150-200 километрны да җиңел уза торган булган. Ашауга килгәндә, аңа көненә 4-5 кг солы һәм бер кочак печән дә җиткән. 🐴Казан губернасында революциягә кадәр һәр бай татар ишегалдында 1-2 баш татар аты булган. Ләкин 1930 елдан соң һәм сугыштан соңгы чорда колхозларда һәм совхозларда саф татар атларын табу кыен була, чөнки алар башка, нигездә, рус токымнары белән кушылганнар. 🐴XXI гасыр башында татар атларын торгызу проблемасы тарихчылар, ат үрчетүчеләр һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан актив тикшерелә башлый. 2005 елда Татарстанда аларны үрчетү белән шөгыльләнә башлыйлар 2018 елда исә РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының селекция казанышлары буенча дәүләт комиссиясе тарафыннан яңа «татар аты» токымына 10037 номерлы патент бирелә. 🐴Бүген татар токымлы атлар үрчетү белән Татарстанның Лениногорск, Әлки, Теләче, Балык Бистәсе, Биектау, Саба районнарында шөгыльләнәләр. 📌Форсаттан файдаланып, бу шимбәдә, ягъни 1 нче август көнне Арча шәһәрендә "Ат көне" бәйрәме үтәчәген хәбәр итәбез. Чарага килүчеләр ат катнашында уздырылучы төрле уен һәм бәйгеләрне («Иң үрнәк арба», «Иң тиз йөк ташучы», «Аударыш»), ат чабышларын күзәтә алачак. #ат_2026
Открыть в MAX- Просмотры
- 407
- ER
- 2,2%
- Реакции
- 9