Перейти к содержимому

Пост канала

Татар ядкарьләре
  1. фото

    Телебездән төшеп калучы сүзләрне барлауны дәвам итеп, бүген кештәк сүзенә тукталырбыз. Бу сүз дә - кием тегүгә бәйле атама. Кештәр дип эчке һәм өске киемнәрнең тиешле урыннарын киңәйтү һәм башка максатлар өчен ялгап тегелгән тукыма кисәген атыйлар. Аны, беренче чиратта, кулдан сугылган тукымадан тегелгән күлмәкнең култык астына теккәннәр. Кештәк өчен, гадәттә, юка итеп тукылган киндер, җитен, иске киемнең бөтенрәк җиреннән киселгән тукыманы кулланганнар. Кештәк сүзенең тамыры асылында кисәк сүзе ятуы аңлашыла. Телебездә түтәл сүзенең синонимы буларак кулланылучы кишәр атамасы да шушы тамырдан. Бүгенге көндә әлеге сүзебезнең телебездән төшеп калуы - кештәрле кием-салымны инде кимәвебез белән бәйле. Ләкин шулай булса да, бу атама музейлардагы этнографик экспозицияләрдә кулланылырга тиеш дип исәплибез. Ни дисәк тә, ХХ гасырның беренче яртысына кадәрге татар тормышында кештәр белән тегелгән кием-салым актуаль иде. Шулай булгач, бу чорларны үз эченә алган татар тормышына сәяхәтләрдә бу атаманың да үз урыны бар һәм ул кызыклы этнографик һәм кием тегү технологиясе эчтәлекләренә ия . #тарихи_сүз, #архаик_сүз

    Открыть в MAX
    Просмотры
    381
    ER
    0,8%
    Реакции
    3