Перейти к содержимому

Пост канала

МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
  1. фото

    Эремчек һәм тавык итеннән кәтлит Бик тә тәмле рецепт сезгә тәкъдим итәбез.  Кирәк булачак: 500 гр тавык итеннән фарш 150 гр эремчек 150 гр ташкабак 1 йомырка 50 гр он 15 гр укроп 2 чәй кашыгы тоз Тәменчә кара борыч Әзерләү тәртибе: Ташкабакны эре кыргычтан уарга һәм артык суын сыгып, фарш белән кушарга. Шул массага эремчек һәм йомырка, вак итеп туралган укроп, он, тәменчә тоз-борыч өстәп, яхшылап болгатырга. Уртача зурлыкта кәтлитләр әвәләп, табага тезәргә һәм 180 градускача кызган мичтә 20–25 минут пешерергә. Өстә генә кыздырырга да мөмкин. 🧆 Сусыл, җиңел, файдалы һәм тәмле кәтлитләрне табынга бакчагыздан өзеп кергән яшелчәләр, үләннәр һәм үзегез яраткан гарнир белән чыгарыгыз.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    7 141
    ER
    0,8%
    Реакции
    56