Перейти к содержимому

Пост канала

МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
  1. фото

    Беркемнең дә картаясы килми, шулай бит? Озак еллар яшь һәм сау-сәламәт булам, дисәң, кабак ашарга кирәк икән. Галимнәр бу хакта күп тикшеренүләр үткәргәннән соң хәбәр итә. 👉🏻Кабакта С витамины күп. Ә ул чәчләрне һәм тырнакларны сәламәтләндерә. А һәм Е витаминнары да бу яшелчәдә башкаларга караганда күбрәк. Алар тән тиресен шомарта, яшәртә, аның җыерчыкларга бирешмәү сәләтен арттыра. 👉🏻Белгечләр әйтүенчә, әлеге яшелчәне менюдан төшермәскә кирәк: ул заман афәте стресска каршы да әйбәт икән. Моннан тыш, кабак йөрәк авыруларын һәм яман шеш хәвефен кисәтә. 🍛Кабак белән бик күп рецептлар бар. Аңардан коймак, пироглар, кекс, төрле десертлар пешереп була, дөге, тары боткасы кабак белән бик тәмле килеп чыга.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    7 669
    ER
    1,5%
    Реакции
    117