Пост канала
- фото
Яхшы белән шакшы (ХӘДИС) Бер бабай юл буйлап китеп бара, ди. Каршысына чага торган кара елан килеп чыга да: - Әй, бабай, коткар мине. Алар мине үтерергә итә, алар хәзер килеп җитә! - дип ялвара. Гамьсез карт күп уйлап тормый, кулын суза: - Кер җиңемә, урал кулыма, - ди. Ул арада бер төркем кеше бабай эргәсенә йөгереп килеп җитә. - Бабай, шушында елан күрмәдеңме? - дип сорыйлар. Бабай әйтә: - Күрдем,анау якка китте, - дип алдый. Ә үзе сорап куя: - Ул мәхлук ни эшләде соң, сезгә ни зыяны тиде? - Ул безнең кызыбызны чагып үтерде, - ди дә кешеләр, бабай күрсәткән якка йөгерә. Үзләре генә калгач, моңсыз карт еланга: - Сине әзерләүчеләр китте, төш инде, - ди. Елан бабайның беләгенә агулы тешләрен батыра да тешләп ала. Хәлсезләнеп барган бабай еланга эндәшә: - Мин сине үлемнән коткардым, нигә мине чактың? - Ә нигә син минең елан икәнлегемне оныттың? - ди дә елан, шуышып үз юлыннан китә. Яхшылык белән яманлыкны аера белмәгән аңгыра карт тузанлы юлда ятып җан бирә. 💬 Әйе, кара елан чакмый тора алмый. Мин аңа ярдәм иттем, ул мине чакмас, димәгез. Чөнки аның булмышы шулай. Бу хәдис яхшылык белән яманлыкны, хак белән нахакны, изгелек белән явызлыкны, дөреслек белән ялганны аера белергә өйрәтә. Акылы камил булганнар моны аңлар. Автор:Миләүшә Гайфуллина
Открыть в MAX- Просмотры
- 7 532
- ER
- 2,5%
- Реакции
- 192