Перейти к содержимому

Пост канала

МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
  1. фото

    ‼️ХӘДИС Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) әйткән: «Сезнең иң яхшыларыгыз, гаиләсенә яхшы мөнәсәбәттә булучылар." Ул үзе гаиләсендә һәркемгә игътибарлы, йомшак булырга тырышкан. Алар белән шаярган, киңәшләшкән, сабырлык белән яхшылыкка өндәгән. Бөтен нәрсәдән канәгатьсезлек белдереп, приказ биреп кенә йөрсәк, беркемне дә тәрбияли дә, яраттыра да алмыйбыз. ☝️ Хак дигән әйбер бар: 🔹 ир хакы 🔹 хатын хакы 🔹 әти-әни хакы 🔹 балалар хакы Бу нәрсәне аңлата? Ул – аларга карата: ✅ сабыр булу ✅ гадел булу ✅ матур итеп сөйләшү ✅ тыңлый белү ✅ яратуыбызны, хөрмәтебезне күрсәтү ✅ яхшылыкка өндәү ✅ догада булу Гаилә – ул безнең өчен иң зур нигъмәт. Аларның хакын үтик. 🤲

    Открыть в MAX
    Просмотры
    7 336
    ER
    2,0%
    Реакции
    150