Пост канала
- фото
«Көзге депрессия»гә ничек бирешмәскә? 👉Ачык, матур төсле киемнәр безнең халәтебезгә уңай йогынты ясый, кәефебезне күтәрә. 👉Тәмле ашау да бик мөһим. Бу очракта дөрес туклану гына ярдәм итә. Витаминнар һәм минералларга бай ризыклар – балык, банан, йомырка, чикләвекләр һәм яшелчәләр – серотонин һәм дофамин, ягъни бәхет гормоннарын җитештерүне стимуллаштыра һәм кәефне күтәрә. Һәм тагын берничә киңәш: – җәяү йөрү һәм хәрәкәттә булу да ярдәм итә; – медитация, сулыш практикалары да файдалы. Мәсәлән, икегә кадәр санап сулыш алу, алтыга кадәр санап сулыш чыгару техникасы – тынычлану өчен гади һәм нәтиҗәле ысул. Ул нерв системасын тынычландыра, стрессны киметә һәм йөрәк тибешен җайга сала; – бу чорда күңелне күтәрә торган, беренче карашка вак тоелган эшләрне планлаштыру да мөһим. Мисал өчен, яхшы фильм карау, үзеңнең яраткан ризыгыңны пешерү, кафега бару, дуслар белән очрашу, өйдә кечкенә үзгәрешләр кертү һ.б.
Открыть в MAX- Просмотры
- 7 478
- ER
- 0,9%
- Реакции
- 71