Пост канала
- фото
Бөерләрне чистартабыз Бөердәге ташларны һәм комны чыгарту өчен ылыслы төнәтмә ясыйлар. ✅ Моның өчен 15 г нарат, чыршы яисә кедр (эрбет агачы) бөресенә 0,5 л сөт салыгыз. Шуны кайный башлаганчы утта тотып, сөзегез. Төнәтмәне көнгә 2-3 тапкыр яртышар стаканлап эчегез. ✅ Моннан тыш, бөерне һәм сидек куыгын ак чыршы мае ярдәмендә дә чистартырга мөмкин. Даруханәдән нинди дә булса сидек кудырткыч үләннәр җыелмасы сатып алыгыз да белешмәсендә күрсәтелгәнчә төнәтмә ясагыз. Шул төнәтмәгә бер аш кашыгы бал салыгыз һәм һәр ашау алдыннан көнгә дүрт тапкыр эчегез. Бер атнадан соң шундый ук бәвел кудырткыч төнәтмәгә 5 тамчы ак чыршы мае салып болгатыгыз. Шуны ашау алдыннан яртышар стакан эчегез. 🔘Дәвалау курсы — 5 көн. Нәтиҗәсе 3-4 көндә күренәчәк. 🔘Ике атнадан чистартуны кабатларга ярый. 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝
Открыть в MAX- Просмотры
- 7 491
- ER
- 0,7%
- Реакции
- 54