Пост канала
- фото
Яран гөлгә йод кирәк Яран гөлне яратмаучы хатын-кыз бармы икән ул? Аның бит аллы-гөлле чәчәкләре бөтен тәрәзә төбен яктыртуы, хуш исен таратып утырулары... 🌸 Яран гөлләрегез ел әйләнәсе чәчәк атсын дисәгез, аны йод белән сыйлагыз. Юмартланып китеп артыгын сибеп җибәрә күрмәгез — аңа нибары бер тамчы да җитә. 🌸 1 л суга 1 тамчы йод болгатып, гөлнең төбенә түгел, ә туфракның чүлмәккә якын өлеше тирәли 50 мл чамасы сибеп чыгыгыз. 🌸 Артыкка китсә, тамырларын яндыруы бар. Алда әйтелгәнчә сипсәгез, сезне яраннарыгыз купшы чәчәкләре белән сөендерер. 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝
Открыть в MAX- Просмотры
- 8 097
- ER
- 2,4%
- Реакции
- 194