Перейти к содержимому

Пост канала

МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
  1. фото

    Чөгендер турында берничә киңәш👇 ✅ Чөгендернең төсе саклансын өчен кабыгы белән кәстрүлдә яки мичтә пешерәләр. ✅ Суга аш серкәсе яки лимон согы өстәргә мөмкин. ✅ Чөгендер бик озак пешә. Бу процессны тизләтү өчен аны кайнап торган суга салып, 45-50 минут пешереп, агып торган салкын су астында 10 минут тоталар. ✅ Чөгендерне кәстрүлнең капкачын ябып, кәстрүлдә һава аз гына калырлык итеп пешерәләр. ✅ Пешкән чөгендерне салат, винегрет, борщ, салкын ашлар өчен кулланалар. ✅ Чи чөгендер салатлары бик файдалы. Аларны үсемлек мае белән башка яшелчәләрдән аерым гына тәмләтәләр. ✅ Чөгендернең озынча формалы, караңгы төстәгесе тәмлерәк була. 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝

    Открыть в MAX
    Просмотры
    8 411
    ER
    2,6%
    Реакции
    215