Пост канала
- фото
Әнкәйне сайлап алмыйлар Әнкәсен, бик теләсә дә, Сайлап алалмый кеше. Әнкәйләрне Ходай бирә, Ул фәкать Ходай эше! Әнкәй ул чит-ят булалмый, — Газиз генә булала! Безнең өчен ул — Илаһи, Безнең өчен ул — Алла! Әнкәй ул гади булалмый, — Гүзәл генә булала! Әнкәеңә мәхәббәтле, Мәрхәмәтле бул, Бала! Әнкәй күңеле, һай, сизгер — Барсын да белә бит ул… Әнкәйне сайлап алмыйлар — Бердәнбер генә бит ул! Роберт Миңнуллин
Открыть в MAX- Просмотры
- 8 599
- ER
- 2,8%
- Реакции
- 244