Пост канала
- фото
ӘГӘР КАН БАСЫМЫ ТҮБӘН БУЛСА Гипотониклар йокларга ярата. Гадәттә, олы кешегә 6-8 сәгать йокы кирәк булса, кан басымы түбән булганнарга 10 сәгать тә җитми. 🔻Иртән ятактан кинәт сикереп тормагыз. Уянгач, азрак кул-аякларны селкеткәләп, урында күнегүләр ясау, ягъни тәнне уяту файдалы. Шуннан соң гына акрынлап торырга мөмкин. Болай баш әйләнү, иртән аңны югалту булмаячак. 🔻Көнгә 2 литр чамасы су эчегез, 4-5 тапкыр ашагыз. Рацион В, С, Е витаминнарына бай булырга тиеш. 🔻Кан басымы түбән булган кешегә йөзү һәм теннис, волейбол, бадминтон кебек актив спорт төрләре файдалы.
Открыть в MAX- Просмотры
- 7 856
- ER
- 1,0%
- Реакции
- 79