Пост канала
- фото
АГАЧ ҺӘМ КУАКЛАРГА СУ СИБЕГЕЗ Агачлар һәм куаклар кышка дымга туенып керергә тиеш. Бу аларның суыкка чыдамлыгын арттыра. Көзге суны агач, куаклар яфрак коя башлаганда, температура +2...+3° ка кадәр төшкәч сибәләр. Иртәрәк эшләү яшь ботакларын үстерүгә этәргеч бирә, ә алар салкынга түзми, өшиячәк. Көз явымлы килсә, су сибәргә кирәкми. Грунт сулары якын булса да, суны азрак сибәләр. Дым җитү-җитмәүне ачыклау өчен, 40 см тирәнлектә чокыр казыйлар һәм бер уч туфракны йомарлап карыйлар. Әгәр туфрак йомарлана һәм кысканда су чыга икән, су сибү зарурлыгы юк. Йомарланып та, су чыкмаса, суны азрак сибәргә кирәк. Әгәр туфрак таралып торса, димәк, җир коры. 💦 Зур алмагач, груша, слива, абрикоска 10 чиләк су сибәләр. Чиягә — 4-5, кара карлыганга — 5, кызыл карлыган, крыжовникка 3 чиләк су кирәк.
Открыть в MAX- Просмотры
- 7 347
- ER
- 0,6%
- Реакции
- 45