Пост канала
- фото
Акыл сатам Күп чагында өйдә килеш кенә Чыгып тормый гына базарга, Үземә җитмәгәнгә инде әллә Яратам шул акыл сатарга. Тегеләй эшлә,болай эшлә диеп Акыл сатам бала-чагага. Колакка каты заман баласы, Шуннан инде үзең чамала. Акыл сатам кирәк-кирәкмәскә, Нәтиҗәсен аның сынамый. Югыйсә бит,әйтсәм әйтим инде, Миннән беркем акыл сорамый. Көндә шулай акыл сата торгач Тыныч булып китә йөрәккә. Акыл сатам,акыл,мин карт юләр- Үземә шул акыл кирәктә! Фанавис Далетбаев
Открыть в MAX- Просмотры
- 7 290
- ER
- 1,4%
- Реакции
- 103