Пост канала
- фото
Суган белән ЛЕЧО Кирәк: 1 кило татлы борыч, 1 кило помидор, 500 г башлы суган, 3–5 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз һәм шикәр комы, 2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 1 чеметем төелгән кара борыч. Помидорны юып, иттарткыч аша чыгарабыз. Татлы борычны – озынча итеп, башлы суганны ярым боҗра рәвешендә юка гына турыйбыз. Яшелчәләрне кәстрүлгә салып болгатабыз. Үсемлек мае, тоз, шикәр комы, төелгән кара борыч өстәп, утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң, болгата-болгата, салмак кына утта 1 сәгать пешерәбез. Әзер булырга 5 минут кала, серкә өстибез. Әзер лечоны парландырылган банкаларга тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз. Өстенә җылы әйбер каплап, 1 тәүлек тотабыз. Роза Михайлова рецепты 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝
Открыть в MAX- Просмотры
- 6 941
- ER
- 0,7%
- Реакции
- 48