Пост канала
- фото
Ташкабактан ЛЕЧО Кирәк: 1 кило ташкабак, 1 кило помидор, 1 кило татлы борыч, 500 г кишер, 200 г башлы суган, 2 тырнак сарымсак, 150 мл үсемлек мае, 18 мл аш серкәсе эссенциясе, 30–35 г тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы. Кишерне озынча итеп юка гына кисәкләргә турыйбыз. Ташкабакны кабыгыннан чистартып (яшь булса – чистартмыйча), 1–1,5 см калынлыкта боҗралап турыйбыз. Татлы борычны – озынча итеп, суганны боҗралап турыйбыз. Помидорны кайнар су белән пешекләп, кабыгыннан чистартабыз һәм иттарткыч аша чыгарабыз яисә блендерда изәбез. Кәстрүл төбенә үсемлек мае салып, сүрән утта аз гына җылытабыз. Кишер белән суганны майга салып, йомшарганчы пешерәбез. Татлы борыч, ташкабак, тоз өстибез һәм тагын 5 минут пешереп алабыз. Изелгән помидор, шикәр комы, сарымсак (ваклап) салабыз. Лечоны салмак кына утта 20 минут пешерәбез. Әзер булырга 2 минут кала, болгата-болгата, аш серкәсе эссенциясен тамчылап өстибез. Парландырылган банкаларга тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз. Фәния Кыямова рецепты Кызлар, ә сез кышка ЛЕЧО ясыйсызмы? ❤ әйе, әлбәттә 👍 ел саен ясыйм 🔥 ясап карыйсы булыр әле 💯 бер дә ясаганым юк 🤗 без яратмыйбыз
Открыть в MAX- Просмотры
- 6 542
- ER
- 0,9%
- Реакции
- 56