Перейти к содержимому

Пост канала

МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
  1. фото

    Теплицаны кышка әзерләү: чистарту һәм дезинфекция 1️⃣ Уңышны җыеп бетергәч үк теплицада булган бөтен нәрсәне чыгарыгыз. Үсемлек калдыклары, яфрак-сабаклар, чүп үләннәре, бәйләвечләр, черегән яшелчәләр – бер нәрсә дә калдырмагыз. Әгәр үсемлекләр авырган икән, аларны компостка салмагыз — яндырыгыз яки бакчагыздан читкә түгегез. Шулай ук анда булган эш коралларын, кирәк-яракларны юыгыз, дезинфекцияләгез. 2️⃣ Патоген микроорганизмнар һәм күгәрекне бетерүнең иң нәтиҗәле ысулы – теплицаны күкерт шашкасы белән төтәтү икәнен генә искәртеп узабыз. Төтен барлык тишек-тошыкларга һәм, хәтта, туфракның өске катламына кадәр үтеп кереп, 100% дезинфекция ясый. Әмма катгый рәвештә инструкция буенча эш итү зарур: 👉🏻 төтене кеше өчен зарарлы – перчатка һәм респиратор киегез; 👉🏻 теплицаны тулысынча герметизацияләгез – ишек-форточкаларны һәм вентиляция тишекләрен ябыгыз; 👉🏻 шашканы яндырып җибәрегез һәм тиз арада корылмадан чыгыгыз; 👉🏻 теплицаны 5-7 көн ябык килеш тотыгыз – шул вакыт эчендә төтен туфракка үтеп, авыру чыганакларын юк итәр.

    Открыть в MAX
    Просмотры
    7 374
    ER
    0,7%
    Реакции
    52