Пост канала
- фото
Ашыгасың гомер нигә шулай? Кайда икән синең тезгенең? Ярсу аттай гел чабасың алга, Туктатырлык түгел тизлегең. Олыгайдык инде менә без дә.. Көзгә кергән дөнья шикелле Күңел җылы әле... Алтын әле Яфраклары гомер көзенең. Сер бирмибез әле, көзге чәчәк, Чәнечкеле гөлләр шикелле. Агач башларыннан йөрсен әле Тими үтсен көзнең җилләре. Олыгайдык инде менә без дә- Шуңа микән әллә бәхетле- Җир йөзенә якты нурын коеп Баеп барган кояш шикелле. Рамилә Ракипова
Открыть в MAX- Просмотры
- 8 214
- ER
- 1,4%
- Реакции
- 116