Пост канала
- фото
Төшләремә керә өч тәрәзә, Ачылмалы иде уртасы. Тик бер генә көнгә кунак булып Шул йортыма килә кайтасы. Уянасым килә таң атканда Мичтә пешкән икмәк исенә. Әни тәгәрәткән бәрәңгеләр, Коймаклары төшә исемә... Күкрәгенә терәп Әти кискән Икмәк тәмен килә тоясы. Рәхмәтләрен әйтә белдек микән - Җылы булган да соң оясы. Дүртпочмаклы өстәл артларында Дөнья булган икән түгәрәк. Түгәрәкләп кабат дөньяларны Эххх, утырасы иде бергәләп... Рауза Хафизова
Открыть в MAX- Просмотры
- 7 716
- ER
- 2,9%
- Реакции
- 225