Пост канала
- фото
Халык медицинасында кара милэш 1️⃣ Гипертоник авыруны һәм атеросклерозны дәвалау өчен 1 кг кара миләшне 700 г шикәр комы кушып изәргә. Көненә 2 мәртәбә 75-100 әр г ашарга кирәк. 2️⃣Геморрой вакытында бер үк күләмдә алынган кара миләш белән балны кайнаталар һәм көненә 3 мәртәбә ашарга 30 минут кала 100 әр г ашыйлар. 3️⃣Витамин җитмәгән чорда 1 чәй калагы кипкән миләшкә 400 мл кайнар су коеп, 4 сәгать төнәтергә һәм көненә 2-4 мәртәбә 1 әр стакан эчәргә. 4️⃣Организм арыганда, азканлылык булганда һәм сидек куу өчен 2 чәй калагы кипкән миләшкә 400 мл кайнар су коеп, 1 сәгать төнәтергә һәм бераз шикәр комы өстәргә. Төнәтмәне көн дәвамында 3-4 кә бүлеп эчәргә. 5️⃣Эч киткәндә 1 а.к. кипкән миләшкә 1 стакан кайнар су коеп, 30-40 минут төнәтергә һәм көненә 3-4 мәртәбә яртышар стакан эчәргә. 6️⃣Эч китү, дизентерия, ашказаны, эчәклекләр авыртканда, гипертония вакытында көненә 3 мәртәбә ашарга 30 минут кала 100 мл яңа сыгылган кара миләш согы эчәргә. Ел дәвамында кара миләш, гөлҗимеш һәм кара карлыган чәе эчәргә кирәк. Дәвалаучы чәй өчен 1 аш кашыгы кушылмага 1 стакан кайнар су коярга. Дөрес, бу чәйне 15-20 минут кына түгел, 4-5 сәгать пешерергә кирәк. Көненә 3-4 стакан чәй эчәргә. ❗❗❗Кара миләшне гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте вакытында 3 атнадан артык кулланырга ярамый.
Открыть в MAX- Просмотры
- 6 476
- ER
- 0,8%
- Реакции
- 50