Перейти к содержимому

Пост канала

МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
  1. фото

    БӘРАКӘТ СОРАП КЫЛЫНА ТОРГАН ДОГА Күз тию көнләшү (хөсетлек) хисе кичергән кешеләрдән килүенә карамастан, галимнәр аның артык сокланудан да булуы мөмкинлеген аңлаталар. Пәйгамбәребез (саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм) әйтте: «Әгәр сезнең берәрегез үзендә яки кардәшендә ошаткан нәрсәсен күрсә, аның файдасына дога кылсын, чөнки күз тию – хак» (Әл-Хәким «Әл-мүстәдерак гъәләә-с-съахихәйн», №7706-нчы хәдис). Кеше күз тидерүе белән хәтта үзенә зыян китерергә – байлыгыннан, дәрәҗәсеннән, гаиләсеннән мәхрүм калырга – мөмкин. Андый очракларда әлеге доганы кылырга киңәш ителә: اللَّهُمَّ بَارِكْ فِيهِ [Әллааһүммә бәәрик фийһ] «Аллаһым, аны бәракәтле ит»

    Открыть в MAX
    Просмотры
    6 382
    ER
    1,5%
    Реакции
    94