Перейти к содержимому

Пост канала

МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
  1. фото

    Гөмбәдән икра эшлисезме? Мондый икра камыр ашлары пешерү өчен яхшы, болай ашарга да тәмле Безгә кирәк: 1 кг пешерелгән гөмбә (каен, усак гөмбәсе, баллы гөмбә һ.б. ярый), 250 шәр г кишер һәм суган. ♨ Яшелчәләрне блендерда вакларга яки иттарткычтан чыгарырга һәм үсемлек маенда кыздырырга. Иттарткычтан чыгарылган яисә блендерда вакланган гөмбәне кушарга. Тәменчә тоз, борыч өстәп, 30 минут томалап пешерергә. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән ябарга. 🔥Икра сумса пешерү өчен яхшы, болай ашарга да тәмле. 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝

    Открыть в MAX
    Просмотры
    6 419
    ER
    0,8%
    Реакции
    53