Пост канала
- фото
Киви һәм алмадан кайнатма Кирәкле кушылмалар: - 4 шт. киви; - 5 шт уртача зурлыктагы алма; - 600 г. шикәр комы; - 1 лимон согы; - 15 мл су. Эшләү тәртибе: алмаларны юып, кубиклап кисәргә һәм каралмасын өчен өстенә лимон согы сибәргә. Кивины әрчеп, шулай ук, кубиклап турарга һәм алма өстенә салырга. Су һәм шикәр комы өстәп 2 сәгатькә калдырырга. Аннан соң плитәгә куеп кайнатып чыгарырга һәм тагын 40 мин кайнатырга. 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝
Открыть в MAX- Просмотры
- 6 989
- ER
- 0,9%
- Реакции
- 62