Перейти к содержимому

Пост канала

МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
  1. фото

    Кер юу машинасы... Түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз👇 ◾Керне машинага салганчы, кием кесәләрен чистартыгыз. Анда онытылып калган тимер акча, ачкыч, кәгазь кебек әйберләр машинаны сафтан чыгарырга мөмкин. ◾Керне аз салсаң ул кер юганда, ныграк селкенә. Бу агрегатның ныклыгын киметә. Шуңа күрә аны кер белән тулысынча тутырырга кирәк. ◾Кер күп җыелып, машинаны рәттән ике-өч тапкыр кабызырга ярамый. Бер тапкыр юганнан соң, аны 15–20 минут ял иттерергә кирәк. ◾Юып бетергәч, барабанның резинадан эшләнгән манжетын, кер порошогы тартмасын корытып сөртергә кирәк. Керне бик еш юучыларга 2–3 айга бер мәртәбә пычрак суны агызу өчен билгеләнгән насос фильтрын чистарту киңәш ителә. Аста уң якта кечкенә генә тишекне ачып чистартыла. ◾Порошокны күп салу да машинага зыян салырга мөмкин. Күп порошок суның бик нык күбекләнүе китерә бу исә агрегатның насосы һәм двигателенә көч китерә. 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝

    Открыть в MAX
    Просмотры
    7 031
    ER
    2,9%
    Реакции
    202