Перейти к содержимому

Пост канала

МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
  1. фото

    Груша һәм лимоннан кайнатма ♨ ️Грушаны юка итеп өлешләргә бүләбез. Кайнатмада алар матур булып, бөтен килеш күренеп торырга тиеш. Лимонны нәзек итеп турыйбыз һәм груша янына салабыз. Аерым кәстрүлгә шикәр комы, су кушып, сүрән утка куябыз. Шикәр комы эрегәнче болгатабыз. Күбеген җыеп алабыз. Сиропны груша һәм лимон өстенә агызабыз да савытны утка куябыз. 20 минут чамасы кайнатабыз. Болгатмыйбыз! ♨ Уттан алгач, кайнатманы алты сәгатькә караңгы урында калдырабыз. Кабат кайнатып алабыз, алты сәгатькә калдырабыз. Күбеген җыярга онытмыйбыз. Гомумән, кайнатма дүрт тапкыр кайнатып чыгаргач әзер була. 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝

    Открыть в MAX
    Просмотры
    6 130
    ER
    0,7%
    Реакции
    44