Пост канала
- фото
Фасольдән салат ♨ 2 килограмм помидорны иттарткычтан чыгарырга. Зур табакка салып, шуңа 1 килограмм туралган болгар борычы, 1 килограмм суган турап, кыргычтан уылган 1 килограмм кишер, ярты килограмм пешкән фасоль салырга. Фасольне алдан бүрттерергә суга салып куясы, салкын су белән юып, ярты сәгать чамасы пешерәсе. Шуна 2,5 аш кашыгы тоз, 250 мл. сыек май, 200 грамм шикәр комы салып, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, 25 минут пешерәбез, 70 мл. уксус салып, тагын 7 минутлап кайнатабыз. Банкаларга тутырып, каплап куясы. Ярты литрлы 12 банка салат килеп чыга. Борщ өчен дә, болай ашарга да тәмле була. 📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝
Открыть в MAX- Просмотры
- 6 448
- ER
- 1,0%
- Реакции
- 62