Пост канала
- фото
Чөгендер ашы өчен яшелчә Ярты сәгать эчендә ничек борщ пешереп була, дип уйлыйсызмы? 🔻Моның өчен иң элек кишер, чөгендер, татлы борыч, помидор һәм суганны (кайберәүләр петрушка яки пастернак тамырын да куллана) юып чистартырга. "Заправка"ны берочтан күбрәк ясап кую өчен һәр яшелчәне яртышар кило чамасы алырга кирәк. Кызыл һәм сары борычны озынча итеп, башлы суганны, помидорны шакмаклап турарга. Чөгендер һәм кишерне эре тишекле угычтан уарга. Хуш ис бирү өчен укроп һәм петрушка (ваклап турап) өстәргә мөмкин. 🔻Туралган, уылган яшелчәнең һәммәсен тирән эчле зур савытка салып, әйбәтләп болгатырга. Шуннан целлофан капчыкларга юка гына катлам ясап урнаштырырга (бер тапкыр борщ әзерләргә җитәрлек итеп). Туңдырганда, барлык яшелчә тоташ бер катлам хасил итеп катачак. Әгәр дә ике сәгать саен пакетны суыту камерасыннан алып, селкетсәң яки кул белән таратып җибәрсәң, яшелчәләр матур булып туңачак. 🔻Чөгендер ашы өчен кәбестәне (ваклап турап) аерым туңдыру әйбәт (анысын туңдырып тормаска да була — аш пешергәндә генә турап салуның да бернинди кыенлыгы юк). "Заправка"га кәбестәне дә кушкан очракта, зуррак пакет кирәк була һәм ул урынны күбрәк алып торачак. 🔻Яшелчәләрне майда кыздырып алганнан соң да катырырга мөмкин. Бу очракта аларны суынгач кына пакетларга тутырырга кирәк. Борщ пешергәндә, "заправка«ны эретеп торуның кирәге юк, Кайнап торган шулпага саласың да, шуның белән шул. ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез 👌 Югалтмас өчен саклап куегыз📝
Открыть в MAX- Просмотры
- 6 966
- ER
- 1,5%
- Реакции
- 104