Перейти к содержимому

Пост канала

МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
  1. фото

    Дүләнә ( боярышник) кайнатмасы рецепты Халык медицинасында аны «йөрәк икмәге», «камыр агачы» дип атыйлар. Аның чәчәге дә, яфрагы да, җимешләре дә файдалы. Җимешен киптереп, чәйләргә кушарга мөмкин. Дүләнә кайнатмасы өчен кирәк: 1 кг җимеш, 700 грамм шикәр комы, 50 мл лимон согы, 500 мл су. Беренче эш итеп суны кайнатып чыгарырга, җимешне салып, 15 минут пешерергә. Суын түгәргә һәм пешкән дүләнәне иләк аркылы үткәрергә. Килеп чыкан пюрены уртача утка куярга. Аңа лимон согы һәм шикәр комы салып болгатырга. Кайнап чыккач 15-20 минут пешерергә. Дүләнә десертын стерильләштерелгән банкаларга салырга һәм караңгы салкын урында сакларга. Бу кайнатма белән чәй дә эчәргә була һәм пироглар эчлеге итеп тә кулланырга мөмкин. Дүләнә(боярышник)кайнатмасы ясаганыгыз бармы, кызлар? ❤ әйе, ел да ясыйм 👍 сирәк кенә ясыйм 🔥 бер дә кайнатканым юк 🥰 ясап карыйсы килә

    Открыть в MAX
    Просмотры
    6 763
    ER
    1,1%
    Реакции
    76