Перейти к содержимому

Пост канала

МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
  1. фото

    Сливадан КАК әзерлибез 🔺Безгә 2-3 килограмм слива кирәк була. Аны юабыз һәм төшләреннән аерабыз. 🔺Аннары блендер белән бертөрле масса килеп чыкканчы изәбез. 🔺Калай табага пергамент кәгазе җәеп, 3-5 миллиметр калынлыкта слива массасын салабыз. ☝🏻Слива ачы булса, шикәр комы кушарга да була. Кояшта яки мичтә 12 сәгатьтән 24 сәгатькә кадәр (периодлап та ярый) киптерәбез. 🔺Яхшы киптерелгән как пергамент кәгазеннән җиңел куба, уалмый да, ябышмый да. Какны рулет рәвешендә төрәбез һәм кисәкләргә бүләбез. 🔺Килеп чыккан кисәкләрне кунжутта, кокос стружкасында яки шикәр пудрасында әвәләргә мөмкин. ❗Шулай ук һәр кисәккә фундук, миндаль яки кешью чикләвеге салырга мөмкин. 😋Как тәмле дә, файдалы да килеп чыга! ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез👌 Югалтмас өчен саклап куегыз

    Открыть в MAX
    Просмотры
    6 712
    ER
    1,1%
    Реакции
    76