Пост канала
- фото
Арыганлыктан котылу өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз. 📌 Эш графигы тыгыз булса да, йокыга яту һәм тору вакытын билгеләгез. 📌 Салкынча душ керегез. Коену матдәләр алмашын яхшырта, йөрәк-кан тамыры эшчәнлеген җайга сала. 📌 Иртә белән 5-10 минут физик күнегүләр эшләү кан йөрешен яхшырта, тонус бирә, хәл кертә. 📌 Начар гадәтләрдән котылыгыз. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану кан тамырлары спазмына, атеросклерозга китерә. 📌 Рационга составында цинк, селен, тимер, магний, А һәм Е витаминнары күп булган ризыклар кертү яхшы. 📌 Артык авырлык та хроник арыганлыкка китрерү мөмкин. ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, якыннарыгызга җибәрегез👌 Югалтмаска саклап куегыз📝
Открыть в MAX- Просмотры
- 6 851
- ER
- 1,5%
- Реакции
- 105