Перейти к содержимому

Пост канала

МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
  1. фото

    Кабачкидан варенье ясый беләсезме? Кабачкидан ясалган кайнатмада кабачки тәме бөтенләй булмый икән. ➖➖➖➖➖➖➖➖➖➖➖ Кайнатма өчен кабыгы һәм орлыклары чистартылган 1 кг кабачки, ярты стакан әстерхан чикләвеге, 1 лимон, 2 стакан шикәр комы, 150 мл су кирәк. Лимонны турап, орлыкларын алып ташлагыз, блендерда ваклагыз. Калын аслы кәстрүлгә лимонны салыгыз, шикәр комы өстәп, эретеп бетерегез. Кабыгы һәм орлыгы алынган кабачкины ваклап турагыз, лимонлы сиропка салыгыз, шикәрне өстәп бетерегез, әстерхан чикләвеген салыгыз (ваклап та, вакламыйча да ярый). Кайнатманы салмак утта 45 минут пешерегез. Аннары стериль банкаларга салып, стериль капкачлар белән каплагыз. ✅ Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, якыннарыгызга җибәрегез👌 Югалтмаска саклап куегыз📝

    Открыть в MAX
    Просмотры
    6 584
    ER
    1,1%
    Реакции
    73